Бүген Баулы муниципаль районы буенча Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге Шәрифуллин Динам Ярулла улын Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котладылар, шулай ук 2022 елның 28 октябрендә узачак тантаналы чарага да чакырдылар.
Спас муниципаль районында, ЮХИДИ белән берлектә, үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләүне тикшерү буенча рейд үткәрелде.
Актаныш муниципаль районының «Сетевая компания» АҖ филиалында үзйөрешле техникага ел саен үткәрелә торган тикшерү үткәрелде, анда 5 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде.
«Диаз» ҖЧҖ автомәктәбе базасында «Д» категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына имтиханнар узды.
Бүген, расланган график нигезендә, «Сетевая компания» АҖ Түбән Кама электр челтәрләрендә үзйөрешле техникага техник карау үткәрелде. Тикшерүгә 13 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде.
Бүген Баулы шәһәренең «ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесендә «АIII», «С» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы муниципаль районы бүлеге җитәкчесе Р.М. Мөхәммәтҗанов «Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе» муниципаль казна предприятиесендә үзйөрешле машиналарга техник карау уздырды.
Үзйөрешле машина хуҗаларының гаризасы буенча эш графигы нигезендә, номерлы агрегатларны чагыштырып, теркәү өчен күчмә тикшерү үткәрелде.
Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының Дегетле авылында урнашкан Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең 17 колония җирлеге ФКУ территориясендә үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды.
Атна дәвамында Питрәч муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан үзйөрешле машиналар хуҗалары гаризасы буенча тракторларга һәм үзйөрешле машиналарга карата теркәү һәм техник карау уздыру өчен номерлы агрегатларның исәпкә алу белешмәләренә туры килү-килмәве буенча күчмә тикшерү үткәрелде.