Баулы шәһәренең «ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесендә «АIII», «С» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

Бүген Баулы шәһәренең «ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесендә РФ Хөкүмәтенең 1999 елның 12 июлендәге «Үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә рөхсәт һәм тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары бирү кагыйдәләрен раслау турында»гы 796 номерлы карары нигезендә, «АIII»,  «С» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде. Сынауга 5 кеше кертелде, алар теоретик һәм практик өлешләрне уңышлы тапшырдылар. Барысына да тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары биреләчәк.

Руслан М.Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International