Актаныш муниципаль районының «Сетевая компания» АҖ филиалында үзйөрешле техникага ел саен үткәрелә торган тикшерү үткәрелде, анда 5 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде.
Оешманың ике объектында тикшерү үткәрелде. Машиналарның куркынычсызлык таләпләренә – яктылык җиһазларының, руль идарәсенең, ут приборларының, йөреш өлешенең, тавыш сигналының төзеклегенә аерым игътибар бирелде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча 4 берәмлек техника тикшерү үткәрү кагыйдәләре таләпләренә туры килә иде, аларга техник тикшерү узу турында таныклыклар биреләчәк.
Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.