«Сетевая компания» АҖ Түбән Кама электр челтәрләрендә үзйөрешле техниканы техник карау

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

Бүген, расланган график нигезендә, «Сетевая компания» АҖ Түбән Кама электр челтәрләрендә үзйөрешле техникага техник карау үткәрелде. Тикшерүгә 13 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде.

Тикшерү барышында машиналарның техник торышына, теркәү документлары булуына, номер агрегатларының теркәү документларында күрсәтелгән белешмәләргә туры килүенә, янгын сүндерү чараларына, тышкы яктылык приборларына аерым игътибар бирелде. Барлык техника да билгеләнгән таләпләргә туры килә иде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

Альберт Гатауллин – Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International