Үзйөрешле машина хуҗаларының гаризасы буенча эш графигы нигезендә, номерлы агрегатларны чагыштырып, теркәү өчен күчмә тикшерү үткәрелде.
Зеленодольск муниципаль районының Осиново бистәсендә «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖ базасында өч яңа төягеч, «Каздорстрой» ААҖ территориясендә лизинг нигезендә алынган ике техника тикшерелде.
Шулай ук «Санлайт» ҖЧҖ базасында да техник тикшерү үткәрелде.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.