Атна дәвамында Питрәч муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан үзйөрешле машиналар хуҗалары гаризасы буенча тракторларга һәм үзйөрешле машиналарга карата теркәү һәм техник карау уздыру өчен номерлы агрегатларның исәпкә алу белешмәләренә туры килү-килмәве буенча күчмә тикшерү үткәрелде.
Биш торак пунктта үзйөрешле машина милекчеләре теркәү өчен 5 берәмлек техниканы күрсәттеләр, техник карауга – 12.
Валерий Максимов – ТР Питрәч муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе.