Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең 17 колония җирлеге ФКУ техник карау уздырылды

2022 елның 24 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының Дегетле авылында урнашкан Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең 17 колония җирлеге ФКУ территориясендә үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды.

Техник тикшерү барышында машиналарның техник куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә: тормозларның, руль системасының, яктырту җайланмаларының, хәрәкәт итү өлешенең, тавыш сигналының төзек булуына, шулай ук машинаның теркәлү белешмәләренә туры килүенә, йөртүчедә тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде.

Шулай ук юл хәрәкәте иминлеге, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде. Барлык техника да тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән иде.

Алмаз Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелегенең Мамадыш шәһәре һәм Мамадыш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International