Алабуга муниципаль районындагы «ДИАЗ» җәмгыяте автомәктәбендә имтихан булды

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

«Диаз» ҖЧҖ автомәктәбе базасында «Д» категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына имтиханнар узды. Тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен сынауга 15 кеше кертелде. Шуларның теоретик өлешен 14 укучы уңышлы тапшырды, практик өлешен дә 14 укучы тапшырды. Имтиханнарны уңышлы тапшыручылар әлеге категория таныклыгын алачаклар.

Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International