Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы муниципаль районы бүлеге җитәкчесе Р.М. Мөхәммәтҗанов «Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе» муниципаль казна предприятиесендә үзйөрешле машиналарга техник карау уздырды.
Техникага техник карау уздырганда тормоз системасын, руль идарәсен, тышкы яктылык приборларын, пыяла чистарткычларны, пыяла юдырткычларны, шиннарны, двигательләрнең торышын һәм конструкциянең башка элементларын, шулай ук аптечкалар һәм ут сүндергечләрне тикшерүгә аерым игътибар бирелде.
Техник карауга тәкъдим ителгән 20 берәмлек техникадан 19 берәмлеккә техник карау узу турында таныклыклар бирелде, бер берәмлеккә техник карау акты төзелде.
РФ Хөкүмәтенең «Аларның техник торышына дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыручы органнар тарафыннан теркәлгән үзйөрешле машиналарны һәм башка төр техниканы техник карау турында» 2013 елның 13 ноябрендәге 1013 номерлы карарының 15 пункты нигезендә, техник тикшерү акты рәсмиләштерелгән машина техник тикшерү актын рәсмиләштергән көннән алып 20 көн эчендә кабат техник яктан каралырга тиеш. Машинаның техник торышын тикшерү бары тик бу актта күрсәтелгән машина параметрларына карата гына үткәрелә.
Руслан М.Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.