ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның 09 мартында «Татавтодор» АҖ Буа филиалындагы «Чүпрәле» юл ремонт-төзелеш идарәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы И.И.Шәйхатдаров катнашында үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын имин эксплуатацияләү буенча дәрес узды.

«Профессионалъ» ҖЧҖ базасында «А1», «В», «С», «D» һәм «E» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнар узды.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге тарафыннан үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга ел саен үткәрелә торган техник карауны уздыру графигы нигезендә «Бөгелмә ПТС» ААҖ оешмасында техник карау уздырылды.

Аксубай универсаль технологияләр техникумында имтиханнар булып узды.


7
март, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Менделеевск муниципаль районы һәм Менделеевск шәһәре бүлегенең эш планы һәм графигы нигезендә һәр сишәмбе һәм җомга көннәрендә үзйөрешле машиналарны теркәү һәм исәптән төшерү, тракторчы-машинист таныклыгын алмаштыру, тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздыру мәсьәләләре буенча гражданнар һәм юридик затлар вәкилләрен шәхсән кабул итү үткәрелә.

«Родные края – Туган як» агрофирмасы ҖЧҖ инженер-техник персоналы һәм механизаторлары кышкы чорда техниканы ел саен үткәрелә торган техник тикшерүгә яхшы әзерләгәннәр.

Расланган график нигезендә, Зеленодольск муниципаль районының «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖ базасында күрсәтмә техник карап чыгу уздырылды.


6
март, 2023 ел
дүшәмбе

ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба районы бүлегенең дәүләт инженер-инспекторы И.Н.Ибраһимов тарафыннан «Саба аграр көллияте» ДАҺБУ РФ Хөкүмәтенең 1999 елның 12 июлендәге «Үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә рөхсәт һәм тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары бирү кагыйдәләрен раслау турында»гы 796 номерлы карары нигезендә «D, E, F» категориясендәге үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде.

«Татавтодор» АҖ Кукмара филиалында үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы  А.Х.Вәлиев һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Ф.К.Фәхретдинов катнашында дәрес уздырылды.

2023 елның 10 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лаеш муниципаль районы бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү була. Кабул итү вакыты – 09.00 башлап 12.00 кадәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International