ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба районы бүлегенең дәүләт инженер-инспекторы И.Н.Ибраһимов тарафыннан «Саба аграр көллияте» ДАҺБУ РФ Хөкүмәтенең 1999 елның 12 июлендәге «Үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә рөхсәт һәм тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары бирү кагыйдәләрен раслау турында»гы 796 номерлы карары нигезендә «D, E, F» категориясендәге үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде.
Имтиханга 51 кеше кертелде, шуларның 28е барлык категорияләргә дә уңышлы тапшырды, 11 кеше сынауны өлешчә генә уңышлы тапшыра алды. ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе органы тарафыннан имтихан тапшыру урыны буенча тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары биреләчәк.
Ильяс Ибраһимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.