«Родные края – Туган як» агрофирмасы ҖЧҖ инженер-техник персоналы һәм механизаторлары кышкы чорда техниканы ел саен үткәрелә торган техник тикшерүгә яхшы әзерләгәннәр. Соңгы елларда яңа техника сатып алына, машина-трактор паркы яңартыла. Хуҗалык КЗС-3219КР маркалы 2 яңа ашлык җыю комбайны, Amazone EDX 900 маркалы төгәл чәчү комбайны һәм башка техника сатып алган. Шулай ук техниканы ремонтлау буенча заманча ябык МТП блогы да төзелә.
Тикшерү көненә МТЗ, К-744Р, Кейс маркалы тәгәрмәчле тракторлар һәм башка техника тәкъдим ителде.
Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.