2023 елның 09 мартында «Татавтодор» АҖ Буа филиалындагы «Чүпрәле» юл ремонт-төзелеш идарәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы И.И.Шәйхатдаров катнашында үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын имин эксплуатацияләү буенча дәрес узды.
Дәрес барышында юл хәрәкәте иминлеге, гомуми файдаланудагы юлларда эшләгәндә юл-төзелеш машиналарын куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды. Кызгылт-сары төстәге ялтыравыклы маякчыкларның, тышкы яктылык приборлары һәм яктылык чагылдыра торган җайланмаларның төзеклегенә аерым игътибар иттеләр. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 2 ноябрендәге 1967 номерлы карары белән расланган Үзйөрешле машиналар һәм техниканың башка төрләренең куркынычсызлыгы мәсьәләләрен көйләүче Таможня берлегенең техник регламентлары үз көченә кергәнче җитештерелгән һәм файдалануга тапшырылган үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына һәм эксплуатациясенә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Шулай ук үзйөрешле юл-төзелеш машиналарына техник карауга әзерлек мәсьәләләре дә каралды.
Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.