Расланган график нигезендә, Зеленодольск муниципаль районының «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖ базасында күрсәтмә техник карап чыгу уздырылды. Беренче этапта теркәлгән 123 берәмлек техника арасыннан техник карауга 27 үзйөрешле машина тәкъдим ителде. Техник карау контроль-диагностик прибор кулланып үткәрелде. Нәтиҗәдә 26 берәмлеккә техник карау узу турында таныклыклар бирелде. Ачыкланган бозулар буенча 1 берәмлек техникага тавыш сигналының төзек булмау өлешендә техник карау акты бирелде. Вазыйфаи затка ачыкланган җитешсезлекне билгеләнгән чорда бетерүне мәҗбүр итә торган күрсәтмә бирелде.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.