Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районында гражданнарны кабул итү

2023 елның 7 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Менделеевск муниципаль районы һәм Менделеевск шәһәре бүлегенең эш планы һәм графигы нигезендә һәр сишәмбе һәм җомга көннәрендә үзйөрешле машиналарны теркәү һәм исәптән төшерү, тракторчы-машинист таныклыгын алмаштыру, тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздыру мәсьәләләре буенча гражданнар һәм юридик затлар вәкилләрен шәхсән кабул итү үткәрелә.

2023 елның 7 мартында чираттагы мәртәбә юридик һәм физик зат вәкилләре кабул ителде. Дәүләт техник күзәтчелек бүлегенә барлыгы 4 мөрәҗәгать керде, болар: тракторчы-машинист таныклыгын алыштыру, үзйөрешле машиналарны дәүләт теркәвенә алу, техник тикшерү үткәрү. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча да гражданнарга юридик хезмәт күрсәтелде һәм тулы җавап бирелде.

 

Илдар Газизуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Менделеевск шәһәре һәм Менделеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International