«Профессионалъ» ҖЧҖ базасында «А1», «В», «С», «D» һәм «E» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнар узды, имтиханга 22 кеше килергә тиеш иде, шулар арасыннан 18 кеше беренче тапкырдан ук теоретик өлешен уңышлы тапшырды һәм практик имтиханга кертелде, анысын да уңышлы тапшырдылар. Имтиханнарны уңышлы тапшырган курсантлар якын көннәрдә тракторчы-машинист таныклыкларын алачак. Имтиханны тапшырмаган кешеләр өчен 7 көннән соң кабат имтихан оештырылачак.
Радик Нәзиров – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.