Аксубай универсаль технологияләр техникумында имтиханнар булып узды

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

«Аксубай универсаль технологияләр техникумы» ДАҺБУ базасында «В» һәм «С» категорияле тракторчы-машинист таныклыгын алу хокукына имтиханнар узды, сынауны 28 кеше тапшырырга тиеш иде. Имтиханга 21 кеше килде, шулар арасыннан 10 кеше теоретик өлешне беренче тапкырдан ук уңышлы тапшырды һәм сынауның гамәли өлешенә кертелде, анысын да нәтиҗәле тапшырып чыктылар.

Имтиханнарны уңышлы тапшырган курсантлар якын көннәрдә тракторчы-машинист таныклыгын алачаклар. Имтиханнарны бирә алмаучылар өчен кабат имтихан 7 көннән соң булачак.

 

Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International