«Татавтодор» АҖ Кукмара филиалында үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы А.Х.Вәлиев һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Ф.К.Фәхретдинов катнашында дәрес уздырылды. Дәрес барышында юл хәрәкәте иминлеге, гомуми файдаланудагы юлларда эшләгәндә юл-төзелеш машиналарын куркынычсыз эшләтү мәсьәләләре каралды. Үзйөрешле юл-төзелеш машиналарына техник карауга әзерлек мәсьәләләре каралды һәм таләпләр аңлатылды. Барлык сораулар буенча да мөрәҗәгать итүчеләр тулы җаваплар алдылар.
Алмаз Вәлиев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.