Бөек Ватан сугышы турында дөреслекне белү - һәркемнең бурычы. Бу безне яклаучыларга «Мин хәтерлим, мин горурланам!» дип әйтүнең тагын бер ысулы.
2023 елда техник тикшерүләр үткәрү планы-графигына ярашлы рәвештә, «Ак Барс» кошчылык комплексы» ҖЧҖ 52 берәмлек күләмендә техник тикшерүләр үткәрүгә әзерлек линиясенә үз техникасын тәкъдим итте.
Расланган графикка ярашлы рәвештә, Менделеевск муниципаль районында тракторларга һәм аларга тагылмаларга еллык техник тикшерү үткәрелә. Чираттагы техник тикшерү Камай, Монашево, Татар Чаллысы авыл җирлекләрендә үткәрелде, анда милекчеләр техниканы әзерләп, тикшерү сызыгына тәкъдим иттеләр.
«Татавтодор» АҖ Арча филиалында тракторларга һәм махсус техникага техник карау уздырылды. Техник карауга 40 берәмлек техника китерелгән иде. Барлык техника да тикшерүне уңышлы узды. «Татавтодор» АҖ механизаторлары ел саен техниканы техник тикшерүгә сыйфатлы һәм намуслы әзерлиләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идерәсенең Сарман муниципаль районы бүлеге тарафыннан районның авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренә караган үзйөрешле сиптергечләргә техник тикшерү үткәрелде.
2023 елның 27 апрелендә, расланган график нигезендә, Нурлат районының «Татнефтедор» ҖЧҖ филиалында, автотранспорт колоннасы җитәкчесе И.С.Сафиуллин белән берлектә, юл-төзелеш техникасына техник карау үткәрелде.
«РЖД» ААҖ филиалы булган Горький тимер юлының «Восстановительный поезд» авария-тергезү чаралары дирекциясе гаризасы буенча Әгерҗе станциясендә әлеге предприятиегә вакытлыча теркәлгән, Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә беркетелгән техникага техник карау үткәрелде. Техник карауга 5 (биш) берәмлек техника тәкъдим ителде.
ТР Питрәч муниципаль районындагы П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация техникасы көллияте филиалында Питрәч муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан район хуҗалыкларында практика узу өчен җибәрелгән 2 нче курс студентлары арасында «С» категориясе буенча вакытлыча тракторчы-машинист таныклыгы алуга имтиханнар үткәрелде. РФ Хөкүмәтенең 21.05.2022 ел, №932 карары нигезендә имтиханнар түбәндәге тәртиптә тапшырыла:
Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигы нигезендә агымдагы елның 26 апрелендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы бүлегендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы Борһанов Альберт Шамил улы гражданнарны шәхсән кабул итте.
«Таттелеком» ГАҖ Буа ЗУЭС филиалында үзйөрешле техникага ел саен үткәрелә торган техник карау үткәрелде.