«РЖД» ААҖ филиалы булган Горький тимер юлының «Восстановительный поезд» авария-тергезү чаралары дирекциясе гаризасы буенча Әгерҗе станциясендә әлеге предприятиегә вакытлыча теркәлгән, Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә беркетелгән техникага техник карау үткәрелде. Техник карауга 5 (биш) берәмлек техника тәкъдим ителде. Алар барысы да, техник карау таныклыкларын рәсмиләштереп, тикшерүне уңышлы узды.
Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.
