Расланган графикка ярашлы рәвештә, Менделеевск муниципаль районында тракторларга һәм аларга тагылмаларга еллык техник тикшерү үткәрелә. Чираттагы техник тикшерү Камай, Монашево, Татар Чаллысы авыл җирлекләрендә үткәрелде, анда милекчеләр техниканы әзерләп, тикшерү сызыгына тәкъдим иттеләр. Техник тикшерү барышында тракторларның һәм тагылмаларның техник торышы, теркәү документларының туры килү-килмәве, тракторчы-машинист таныклыклары, медицина аптечкалары, янгын сүндерүчеләр, авария тукталышы билгеләренең булу-булмавы тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча хуҗаларга техник тикшерү талоннары биреләчәк.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы чаралары, үзйөрешле техникага ел саен үткәрелә торган техник карауны уздыру зарурлыгы буенча халык белән профилактик әңгәмә үткәрелде.
Илдар Газизуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Менделеевск шәһәре һәм Менделеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.