Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында техник карау уздырылды

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идерәсенең Сарман муниципаль районы  бүлеге тарафыннан районның авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренә караган үзйөрешле сиптергечләргә техник тикшерү үткәрелде. Чарада шулай ук Сарман районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Николай Сахуриев, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре һәм хуҗалыкларның баш инженерлары катнашты. «Нөркәй», «Сарман» һәм «Җәлил» агрофирмалары үзйөрешле машиналарын  тәкъдим итте. Техник тикшерүгә барлыгы 14 сиптергеч тәкъдим ителде. Куркынычсыз эксплуатациягә, тышкы яктылык приборларына, тормоз системаларына махсус игътибар бирелде. Ачыкланган кимчелекләр техник тикшерү барышында бетерелде. Чарада катнашучылар белән производствода бәхетсезлек очракларына анализ ясалды һәм аларны эксплуатация вакытында булдырмау бурычлары куелды. 

Техникалары тикшерүне уңышлы үткәннәргә техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International