Бөек Ватан сугышы турында дөреслекне белү - һәркемнең бурычы. Бу безне яклаучыларга «Мин хәтерлим, мин горурланам!» дип әйтүнең тагын бер ысулы.
Әйтик, бүген 9 Май алдыннан Россия Федерациясе субъектларында, Татарстан Республикасы да искәрмә түгел, «Җиңү диктанты» акциясе старт алды.
Акция Россия тарихының мөһим битенә багышлана һәм сугыш еллары, фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәренең батырлыклары турында истәлекне саклауга юнәлдерелгән. Тарихи хакыйкатьне белү – аны ялганнан саклау дигән сүз.
Диктантта төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләре булган меңнәрчә кеше катнаша.
Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының Советлар Союзы Герое Зиннуров Нәбиулла Шәфыйгъ улы исемендәге Югары Ослан гимназиясе укучылары да халыкара тарихи диктантта катнаштылар.
Гимназистларга үгет-нәсихәт сүзе белән Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов мөрәҗәгать итте.
«Бөек Ватан сугышы тарихы исән, китап битләрендә туңмый, герой-халыклар хәтерендә онытылмый. Тарихны белергә, хөрмәт итәргә һәм сакларга кирәк. Шуны истә тоту мөһим: Ватан, Туган ил безгә ата-бабаларыбыз тарафыннан васыять ителгән. Бездә башка Ватан да, башка ил дә булмаячак», – дип ассызыклады Альберт Борһанов.