ТР Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә гражданнар кабул ителде

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигы нигезендә агымдагы елның 26 апрелендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы бүлегендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы Борһанов Альберт Шамил улы гражданнарны шәхсән кабул итте. Барлыгы 7 кеше кабул ителде. Кабул итү барышында үзйөрешле машиналарны теркәү, кышкы аттракционнарны теркәү, үзйөрешле техниканы үзгәртеп кору, уку үзәкләрендә тракторчы-машинистларны укытуның яңа программасын куллану тәртибе турындагы мәсьәләләр каралды.                                              

   Рамил Закиров – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлмәт муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International