ТР Нурлат районының «Татнефтедор» ҖЧҖ Нурлат автомобиль юллары идарәсендә техника тикшерелде

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

2023 елның 27 апрелендә, расланган график нигезендә, Нурлат районының «Татнефтедор» ҖЧҖ филиалында, автотранспорт колоннасы җитәкчесе И.С.Сафиуллин белән берлектә, юл-төзелеш техникасына техник карау үткәрелде. Тикшерү барышында документлар, янгын сүндерү чаралары, тышкы ут приборлары, кызгылт сары төстәге маякчыклар, тәгәрәп китүгә каршы куела торган терәкләр һ.б. булуына аерым игътибар бирелде. Тикшерүгә 30 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде, шуларның 28е техник карауны уңышлы узды. РФ Хөкүмәтенең 13.11.2013 ел, №1013 карары нигезендә, руль идарәсенең төзексезлеге өчен ике акт төзелде. Төзексезлекләр бетерелгәннән соң әлеге техникага техник карау узу турында таныклык биреләчәк.

 

       Дмитрий Кудряшов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат шәһәре һәм Нурлат муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International