«Таттелеком» ГАҖ Буа ЗУЭС филиалында үзйөрешле техникага ел саен үткәрелә торган техник карау үткәрелде

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

«Таттелеком» ГАҖ  Буа ЗУЭС филиалында үзйөрешле техникага ел саен үткәрелә торган  техник карау үткәрелде. Техник тикшерүгә 9 берәмлек трактор, 1 экскаватор һәм бер трактор тагылмасы тәкъдим ителде.  Техник тикшерүгә тәкъдим ителгән барлык үзйөрешле машиналар аны уңышлы узды. Ачыкланган кимчелекләр техник тикшерү барышында ук бетерелде. Быел да, алдагы еллардагы кебек үк, Буа элемтәчеләре техник карауга тулы җаваплылык белән караганнар, тикшерү нәтиҗәсе шуны күрсәтә. Техник тикшерү тәмамлангач, традицион рәвештә кечкенә киңәшмә үткәрелде, анда дәүләт техник күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсенә кагылышлы барлык мөһим мәсьәләләр һәм үзгәрешләр каралды.

 

      Евгений Разбитнов – бүлек башлыгы, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International