ТР Питрәч муниципаль районындагы П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация техникасы көллияте филиалында имтиханнар булып узды

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

ТР Питрәч муниципаль районындагы П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация техникасы көллияте филиалында  Питрәч муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан  район хуҗалыкларында практика узу өчен җибәрелгән  2 нче курс студентлары арасында «С» категориясе буенча вакытлыча тракторчы-машинист таныклыгы алуга имтиханнар үткәрелде. РФ Хөкүмәтенең 21.05.2022 ел, №932 карары нигезендә имтиханнар түбәндәге тәртиптә тапшырыла:

үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү буенча (имин эксплуатация өлешендә), ("F" категориясеннән һәм тракторчы-машинист квалификациясеннән тыш) теория;

үзйөрешле машиналарны, авыл хуҗалыгы машиналарын һәм җиһазларын эксплуатацияләү буенча ("F" категориясе өчен һәм тракторчы-машинист квалификациясен алганнар өчен) теория;

юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теория;

комплекслы (машина йөртүнең гамәли күнекмәләре, машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча) практика.

       Теория имтиханын тапшырмаган кандидат, гамәли имтиханга кертелми. Яңадан үткәрелә торган теоретик имтихан 7 көннән дә иртәрәк билгеләнми. Теоретик имтиханнарда алынган бәя 3 ай дәвамында гамәлдә дип санала.

       3 тапкыр рәттән практик имтихан тапшырмаган кандидат киләсе имтиханга үзйөрешле машиналар белән идарә итүнең гамәли күнекмәләрен кабат өйрәнгәннән соң һәм бу хакта белем бирү эшчәнлеген алып баручы, гражданинны үзйөрешле машиналар белән идарә итүнең гамәли күнекмәләренә кабат укыткан оешма тарафыннан белешмә бирелгәннән соң гына кертелә. Үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына вакытлыча таныклык тракторчыларны, машинистларны һәм үзйөрешле машина йөртүчеләрне әзерләү өчен белем бирү процессы җиһазлары һәм җиһазлануы таләпләренә туры килү турында таныклыгы булган белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешма тарафыннан куркынычсызлыкны тәэмин итү максатларында производство практикасын үтү өчен җибәрелгән затка ике айга бирелә.                                                   

   Кабат имтихан тапшыруга гариза биргән 8 студентның 4се имтиханны уңышлы тапшырдылар.  Имтихан 3 этапта узды: теоретик-эксплуатация, куркынычсыз эксплуатация һәм практик – Беларус-1221.1 тракторында йөртү күнекмәләре. 4 кандидат юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтиханның теоретик өлешен тапшыра алмадылар. Имтиханны уңышлы тапшырган кешеләр якын арада вакытлыча С категорияле тракторчы-машинист таныклыгын алачак.  

 

Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International