ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

2023 елның 15 июнендә Яңа Әлмәле авыл җирлегенә караган шәхси хуҗаларының тракторлары һәм аларга тагылмалар техник яктан карап чыгылды. Барлыгы 25 берәмлек техника тәкъдим ителде, 23 берәмлек техника тикшерүне уңышлы узды. 16 июньдә Яңа Ишле авыл җирлегендә техник карау үткәрелде, анда 15 берәмлек физик зат үзенең техникасын тәкъдим итте. Нәтиҗәдә 2 техник карау акты рәсмиләштерелде.                                                                                   


16
июнь, 2023 ел
җомга

16 июньдә Сарман аграр көллиятендә «BCEF» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен чираттагы имтиханнар узды. Имтиханга барлыгы 36 студент кертелде, шуларның 26сы имтиханда катнашты.

2023 елның 16 июнендә, техник карау үткәрү графигына ярашлы рәвештә, Казан шәһәре, Техник урамы, 25 номерлы йорт адресы буенча урнашкан «КВАРТ» АҖдә үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау узды.

Актаныш районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан 2023 елның 15 июнендә 130а төркемендә «Авыл хуҗалыгы җитештерүенең тракторчы-машинисты» һөнәре буенча чыгарылыш укучылары арасында имтихан үткәрелде.

ТР Питрәч муниципаль районындагы П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация техникасы көллияте филиалында дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан «В,С» категорияле авыл хуҗалыгы җитештерүенең тракторчы-машинисты һөнәре буенча белем алучы студентлардан имтихан алынды.  

2023 елның 15 июнендә «Зәй политехник көллияте» ДБМУ учреждениесендә Зәй шәһәре буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе В.Г.Гончаров катнашында «F» категориясе буенча «тракторчы-машина йөртүче» таныклыгы алуга квалификация сынаулары узды.


15
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет рәисе,  Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Мөнир Гафиятуллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Борһанов катнашында Иҗтимагый совет утырышы узды.

Чирмешән муниципаль районының «ГЕОТЕХ» АҖдә ел саен уздырыла торган техник карау үткәрелде.

2023 елның 14 июнендә Мөслим политехник техникумында тракторлар һәм үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтихан узды.


14
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигы нигезендә агымдагы елның 14 июнендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлегендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы Борһанов Альберт Шамил улы гражданнарны шәхсән кабул итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International