Яңа ел ял көннәреннән соң 2024 елның 13 гыйнварында Идел елгасы акваториясендә теркәлү документлары, дәүләт теркәвенә алу һәм идарә таныклыклары булу-булмавына карата внедорожникларны тикшерү буенча рейд узды.
Рейд барышында 15ләп кар машинасы тикшерелде. Ачыкланган бозулар буенча, атап әйткәндә, теркәү документларыннан башка һәм ел саен үткәрелә торган техник караудан башка гына эш иткән өчен, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. буенча 3 карар чыгарылды.
Кар машиналары һәм башка автомототранспорт чаралары хуҗалары өчен искәртеп узабыз: үзегезнең «тимер атыгызны» вакытында теркәргә, ел саен техник тикшерү узарга, техник чара белән идарә итүгә тиешле категориядәге таныклык алырга кирәк.
Рейдка без Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 2 ГИМС хезмәткәре белән берлектә коткару эшләрен оператив алып барырга мөмкинлек бирүче «Славир 9у» җайланмасында чыктык. Бозда һәр хезмәт үз эшен башкарды: ГИМС хезмәткәрләре ашыгыч хәлләрдә үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында аңлату әңгәмәләре үткәрделәр, белешмәлекләр тараттылар, бозның калынлыгын үлчәделәр. Белгечләр әйтүенчә, бозның калынлыгы кышкы балык тотуны яратучыларга яраткан шөгыльләре белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Бу көнне эш уңышлы булды.
Рейдлар сезон ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Хәмит Гайнуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
