2024 елның 20 гыйнварында, Россия Хөкүмәтенең «Үзйөрешле машиналарга һәм техниканың башка төрләренә техник тикшерү уздыру кагыйдәләре» 2020 елның 23 сентябрендәге 1538 номерлы карары нигезендә Питрәч муниципаль районында «Идел буе электр челтәрләре челтәр компаниясе» АҖ техника тикшерелде. Техник тикшерүгә 2 берәмлек үзйөрешле машина тәкъдим ителгән иде. Үзйөрешле машиналарны һәм техниканың башка төрләрен техник карау кагыйдәләре нигезендә, техник тикшерүне үткәргәндә күрсәтелә торган барлык пунктлар: техниканың техник торышы, тормозларның, руль идарәсенең, яктылык приборларының, тавыш сигналының төзеклеге, комплектлылыгы, медицина кирәк-яраклары, яктылык чагылдыручы жилетлар, янгын сүндергеч, аварияле тукталыш билгесе, марка, дәүләт теркәү билгесе, теркәлү турында таныклыкта язылган агрегат номерларының туры килүе, тракторчының үзенә беркетелгән техника белән идарә итүгә әлеге категориядәге рөхсәт билгеләре булган таныклыгы булу-булмавы.
Техник тикшерү үткәрү таләпләренә туры килгән техникага техник тикшерү узу турында таныклыклар биреләчәк.
Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.