2024 елның 24 гыйнварында «Идел буе электр челтәрләре челтәр компаниясе» АҖнең Балык Бистәсе бүлекчәсе базасында техник карау үткәрелде.
Техник тикшерүнең төп максаты – тракторларның, үзйөрешле юл-төзелеш машиналарының һәм тагылмаларның техник торышының кешеләр тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркынычсызлык таләпләренә, мөлкәтнең сакланышы һәм әйләнә-тирә мохитне саклау таләпләренә туры килүен тикшерү, машиналарның санын, аларның кемнеке булуын һәм башка теркәү белешмәләрен ачыклау.
Тәкъдим ителгән техника төзек булып, аларга техник тикшерү узу турында таныклыклар бирелде.
Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.