2024 елның 24 гыйнварында Мөслим муниципаль районының «Мост» ҖЧҖ махсуслаштырылган техникасына техник карау уздырылды. Тракторлар, төягечләр һәм грейдерлар янгын сүндергечләр, аптечкалар белән тәэмин ителгән. Механизаторларга махсус кием бирелгән. Техник карау барышында механизаторларның таныклыклары, транспорт чараларын теркәү турында таныклыклар тикшерелде. Тикшерүгә куелган 15 махсус техниканың барысы да техник тикшерүне уңышлы үтте.
Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.