Агымдагы елның 18 гыйнварында, эш графигына ярашлы рәвештә, Зеленодольск муниципаль районының Васильево бистәсендә кар машиналарына техник карау үткәрелде. Ел саен үткәрелә торган техник тикшерүгә физик затларда теркәлгән 8 кар машинасы һәм бер кар басу машинасы тәкъдим ителде. Техник карау нәтиҗәләре буенча барлык мототранспорт чараларына техник карау узу турында таныклыклар бирелде.
Эш графигы нигезендә, юлсыз урыннардан йөри торган мототранспорт чараларына техник карау уздыру эше дәвам итә.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.