2024 елның 19 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булачак. Кабул итү вакыты – 09.00 башлап 12.00 кадәр.
Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Кадыйров Рәдис Рафил улы үткәрәчәк.
Белешмәләр өчен телефон: 8(8436) 921043, 8(843)2217785
Гражданнарны кабул итү түбәндәге адрес буенча башкарылачак: ТР, Олы Әтнә авылы,
Совет ур., 38.
Рафил Сабиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.