"Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы" ДАҺБУ мототранспорт чаралары йөртүчеләрне әзерләп чыгарды, аларга транспорт белән идарә итү өчен АІ категорияле тракторчы-машинист таныклыгы кирәк.
Кукмара муниципаль районында урып-җыю эшләрен, көзге культураларны чәчүне, орлыкларны төп эшкәртүне һәм салуны оештыру буенча республика зона семинар-киңәшмәсе узды.
Татарстанда яшь комбайнчыларның унберенче "Хезмәт кешесенә дан" республика телевизион конкурсы башланды.
2019 елның 30 июлендә Казан шәһәренең "УМЦ АСПЕКТ" өстәмә белем бирүче хосусый мәгариф учреждениесе базасында "В" категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды.
29 июльдә Механикалаштыру һәм техник сервис институтының "Техносфера куркынычсызлыгы" юнәлеше буенча белем алучы 3 нче курс студентларының эш практикасы ахырына якынлашты.
Мамадыш муниципаль районында ашлык җыю комбайннарына уздырылган техник карау төгәлләнде, әмма ашлык җыю комбайннарының барысы да тикшерүне уза алмады, ә уңышлы узганнары техник карау узу турында таныклыклар алды һәм бөртекле культураларны җыюга кереште.
2019 елның 25 июлендә Алексеевск аграр көллиятенең 2 нче Яңа Чишмә филиалында "В", "С" категорияләрендәге үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар узды.
2019 елның 1 июленнән Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең "Хосусый зат" профилактик операциясен уздыру турында" 2019 елның 24 июнендәге № 01-05/132-пр номерлы боерыгы нигезендә Балык Бистәсе муниципаль районында профилактик рейдлар узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек һәм энергия ресурслары объектларын механикалаштыру секторының әйдәүче киңәшчесе Илнур Сафин, "Альметьевская" агрохимия хезмәте станциясе директоры Мөгътәсим Мәмәтов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең бүлек башлыгы Сергей Дудин составындагы комиссия район хуҗалыкларында булды, анда авыл хуҗалыгы техникасының урып-җыюга, туфракны төп эшкәртүгә әзерлеген җентекләп карады.
2019 елның 1 июленнән башлап ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең "Хосусый зат" профилактик операциясен үткәрү турында" 2019 елның 24 июнендәге 01-05/132-пр номерлы боерыгы нигезендә Әлки муниципаль районында профилактик рейдлар узды.