Минзәлә муниципаль районында мототранспорт чаралары йөртүчеләр әзерләнә

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

"Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы" ДАҺБУ мототранспорт чаралары йөртүчеләрне әзерләп чыгарды, аларга транспорт белән идарә итү өчен АІ категорияле тракторчы-машинист таныклыгы кирәк. 27 июльдә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Р.М. Гыйльманов теоретик һәм практик имтихан кабул итте, сынауны 12 курсантның 10сы уңышлы тапшырды.

 

Р.М.Гыйльманов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә муниципаль районы бүлеге башлыгы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International