Татарстанда яшь комбайнчыларның унберенче "Хезмәт кешесенә дан" республика телевизион конкурсы башланды. Конкурсны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм "Татарстан" ДТРК оештыра.
Акциянең төп максаты – яшьләр арасында авылдагы эшче һөнәрләрне популярлаштыру. Конкурс барышында "Россия-1" һәм "Россия-24" телеканалларында сюжетлар сериясе чыгачак. Конкурс финалын уздыру һәм конкурска йомгак ясау республиканың Уңыш бәйрәме алдыннан күздә тотыла.
Кырда яшь комбайнчылар эше турында "Россия-1" һәм "Россия 24" телеканалларында "Агробизнес" программасы чыгарылышларында карарга мөмкин булачак, аның авторы һәм алып баручысы – Дмитрий Второв: http://trt-tv.ru/rossiya-24/agrobiznes/.
http://agro.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1527061.htm