Казанның "УМЦ АСПЕКТ" ӨББ ХМУ имтиханнар узды

2019 елның 30 июле, сишәмбе

2019 елның 30 июлендә Казан шәһәренең "УМЦ АСПЕКТ"  өстәмә белем бирүче хосусый мәгариф учреждениесе базасында "В" категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгын алу хокукына имтихан тапшыруга 19 кеше кертелде, алар арасыннан 17 кеше теория өлешен уңышлы тапшырды һәм имтиханның гамәли өлешенә кертелде, анысын барлык студентлар да уңышлы тапшырды. Уңышлы тапшырган студентлар барысы да тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыклары алачак.

 

 

М.Р.Әхмәтҗанов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре буенча бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International