2021 елга эш планы, закон таләпләре нигезендә һәм тракторлар, башка үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылмалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары санын киметү, шулай ук әлеге категория трактор чараларының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чараларының нәтиҗәлелеген арттыру максатларында, 2021 елның 6 сентябреннән 25 сентябренә кадәр Чистай муниципаль районында ЮХИДИ юл-патруль хезмәте бүлекчәләре белән берлектә «Хосусый зат» операциясе үткәрелә.
2 сентябрьдә Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсендә ZOOM видео-элемтә каналы аша, читтән торып видео-киңәшмә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы студентларын һәм укытучылар составын яңа уку елының башлануы белән котлады.
2021 елның 31 августында «Бөгелмә аграр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре бүлеге дәүләт инженер-инспекторы С.А. Попов тарафыннан «АI, АII, В, С, D, F» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде.
Кыр эшләре тәмамланганнан соң район механизаторлары техниканы озак вакытлы саклауга кую эшләре белән мәшгуль.
2012 елның 25 мартында «МЦПК» өстәмә һөнәри белем бирү академиясе базасында В категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды, тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен сынауга 23 кеше керергә тиеш иде, аларның 3 килмәде.
Иң киң таралган хокук бозуларның берсе – үзйөрешле машиналарны беренчел янгын сүндерү чараларыннан башка эксплуатацияләү.
Иртәгә, 1 сентябрьдә, Татарстанның белем бирү йортларында яңа уку елына багышланган тантаналы линейкалар узачак. Игътибар үзәгендә, әлбәттә, беренче сыйныф укучылары булачак. Нәкъ менә алар хөрмәтенә беренче кыңгырау яңгырый.
Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы!
РФ Хөкүмәтенең «Үзйөрешле машиналар белән эш итүгә рөхсәт бирү һәм тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары бирү кагыйдәләрен раслау турында» 1999 елның 12 июлендәге 796 номерлы карарын үтәү максатында 27 август көнне Баулының «ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү хосусый мәгариф оешмасы филиалында Баулыдагы укыту үзәкләре белән киңәшмә булып узды.