Бүген Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы студентларын һәм укытучылар составын яңа уку елының башлануы белән котлады.
Үзенең сәламләү сүзендә Радик Зыятдинов беренче курс студентларын республиканың агросәнәгать комплексы торышы белән таныштырды. Аннары ул яшь белгечләргә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде.