2021 елның 31 августында «Бөгелмә аграр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре бүлеге дәүләт инженер-инспекторы С.А. Попов тарафыннан «АI, АII, В, С, D, F» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде. Имтиханда үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алу өчен әзерлек һәм яңадан әзерләнү белән шөгыльләнүче мәгариф учреждениесе вәкилләре: директорның өстәмә белем бирү буенча урынбасары Воробьев А.В. һәм өлкән мастер Галиев Н.Г. катнашты.
Имтихан нәтиҗәләре беркетмәгә кертелде. Имтиханга килгән 23 кандидатның икесе сынауны тапшыра алмады. Сынауны кабат тапшыру 7 көннән соң мөмкин булачак.
Сергей Попов – ТР Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.