Иртәгә, 1 сентябрьдә, Татарстанның белем бирү йортларында яңа уку елына багышланган тантаналы линейкалар узачак. Игътибар үзәгендә, әлбәттә, беренче сыйныф укучылары булачак. Нәкъ менә алар хөрмәтенә беренче кыңгырау яңгырый.
Әлеге истәлекле 2021 ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе хезмәткәрләре Мөхәммәтҗанов Алмаз, Сафиев Сәйдәш, Сәлахов Шамил һәм Вәлиев Ризван балалары өчен яңа сәхифә ачыла һәм һәркайсы өчен үзенчәлекле, кызыклы булачак.
Ел саен, күркәм традиция буларак, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчелеге ведомство хезмәткәрләренә аларның мәктәпкә барачак балалары өчен истәлекле бүләкләр тапшыра һәм котлау сүзләрен җиткерә. Бу ел да искәрмә түгел.
Яңа уку елы балалар өчен онытылмас вакыйгалар, ачышлар, зур һәм кечкенә җиңүләр алып килсен иде!