Актаныш районында техниканы саклауны оештыру

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

Кыр эшләре тәмамланганнан соң район механизаторлары техниканы озак вакытлы саклауга кую эшләре белән мәшгуль. Техниканы алга таба торгызу өчен кирәк булачак запас өлешләрне билгеләп, җитешсезлекләрне ачыклауга аерым игътибар бирелә. Шулай итеп, Нур Баян исемендәге ҖЧҖ хуҗалыгында ашлык җыю комбайннарын ремонтлауга керешкәннәр. Актаныш районының күпчелек хуҗалыклары бу юнәлештә планлы эш башлаган. Көзге-кышкы ремонт эшләрен оештыруда белгечләргә консультатив ярдәм күрсәтү максатында, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш районы бүлеге авыл хуҗалыгы предприятиеләренең машина-трактор паркларын карый башлады.

И.М.Хәкимов – Актаныш муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе                  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International