Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы!

2021 елның 27 августы, җомга

Татарстан Республикасы Көне уңаеннан ихлас котлау сүзләрен кабул итегез!

Бу бәйрәм Татарстанны үзенең газиз туган йорты буларак кабул иткән, аның үткәнен, хәзергесен кадерләп, республика киләчәге өчен тырышып хезмәт куйган һәммә тырыш кешеләрне берләштереп тора. Уңдырышлы җиребездә тыныч һәм бәхетле тормыш кору хакына берләшкән күп милләтле халкыбызның тырыш хезмәте Татарстан өчен иминлек һәм тотрыклылык китерде.

Әлеге ямьле бәйрәм көнендә чын күңелдән сәламәтлек, яңа казанышлар һәм җиңүләр, иминлек телим. Татарстан Республикасы һәм анда яшәүчеләр хакына юнәлдерелгән иң кыю проектлар тормышка ашырылсын. Газиз Татарстаныбыз чәчәк атсын һәм ныклыгын югалтмасын иде!

 

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы

Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе

җитәкчесе                                                                                    Р.Р.Зыятдинов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International