2021 елның 27 августында Баулыда укыту үзәкләре белән киңәшмә узды

2021 елның 27 августы, җомга

РФ Хөкүмәтенең «Үзйөрешле машиналар белән эш итүгә рөхсәт бирү һәм тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары бирү кагыйдәләрен раслау турында» 1999 елның 12 июлендәге 796 номерлы карарын үтәү максатында 27 август көнне Баулының «ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү хосусый мәгариф оешмасы филиалында Баулыдагы укыту үзәкләре белән киңәшмә булып узды. Киңәшмәдә катнашучылар тиешле органнар тарафыннан аккредитацияләү һәм әлеге оешмаларга үзйөрешле машиналар буенча тракторчылар һәм машинистрлар әзерләп чыгару хокукына лицензияләр бирү мәсьәләсен карау өчен белем бирү эшчәнлеген җиһазлау һәм тәэмин итү таләпләренең туры килүе турында белем бирү оешмаларына таныклыклар бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү, дәүләт пошлинасын түләүгә кагылышлы мәсьәләр тикшерелде, хезмәт күрсәтелсен өчен кирәкле документларның исемлеге каралды, шулай ук тракторчы-машинист таныклыгы алганда барлыкка килә торган мәсьәләләр дә каралды.

Р.М.Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International