2 сентябрьдә Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсендә ZOOM видео-элемтә каналы аша, читтән торып видео-киңәшмә узды. Киңәшмәдә идарә җитәкчесе Радик Зыятдинов, идарә җитәкчесе урынбасары Мөнир Халиков, күзәтчелек һәм автоматлаштырылган нигездә исәпкә алу бүлеге җитәкчесе Рәдис Кадыйров, «Электронный паспорт» АҖ (Мәскәү шәһәре) идарәче директоры Ионов Борис Алексеевич һәм Татарстан Республикасында үзйөрешле техника җитештерүчеләр катнашты. Киңәшмәдә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе хәбәр итә: Евразия икътисадый комиссиясе коллегиясенең «Транспорт чараларының электрон паспортлары (транспорт чаралары шассиеның электрон паспортлары) һәм үзйөрешле машиналарның һәм техниканың башка төрләренең электрон паспортлары системаларының эшләү тәртибен раслау турында» 2015 елның 22 сентябрендәге 122 номерлы карары (алга таба – 122 номерлы карар) нигезендә билгеләнгәнчә, үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың паспортларын Евразия икътисадый комиссиясе коллегиясенең 2015 елның 18 августындагы 100 номерлы карары белән расланган үзйөрешле машина һәм башка төр техниканың бердәм формасы һәм аны тутыру тәртибе нигезендә рәсмиләштерү 2021 елның 1 ноябренә кадәр генә рөхсәт ителә.
Евразия икътисадый комиссиясе советының 2014 елның 18 сентябрендәге 59 номерлы карары нигезендә «Электронный паспорт» акционерлык җәмгыяте, транспорт чараларының электрон паспортлары (транспорт чаралары шассиеның электрон паспортлары) һәм үзйөрешле машиналарның һәм техниканың башка төрләренең электрон паспортлары системасы администраторы (алга таба – Администратор, Электрон паспортлар системалары) итеп билгеләнгән.
Хәзерге вакытта электрон паспортлар системаларында үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың (алга таба – ЭПСМ) электрон паспортларын рәсмиләштерү функционалына тест уздырыла.
ЭПСМ рәсмиләштерү функционалына тест уздыруга тоташу буенча аңлатма Администраторның elpts.ru интернет-сайтында төп битендә «Гомуми мәгълүмат. 7 нче пункт. Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техника җитештерүче оешмаларга» бүлегендә урнаштырылган.
Киңәшмә барышында республиканың үзйөрешле машина җитештерүчеләреннән алынган сорауларга җаваплар бирелде.