Теләче районында янгын куркынычсызлыгы

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

Иң киң таралган хокук бозуларның берсе – үзйөрешле машиналарны беренчел янгын сүндерү чараларыннан башка эксплуатацияләү. Шуңа күрә дәүләт техник күзәтчелек инспекторлары үзйөрешле машиналар хуҗаларының һәм тракторчы-машинистларның игътибарын техниканы эксплуатацияләү вакытында янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәүгә юнәлтергә тиеш.

Үзйөрешле машиналар беренчел янгын сүндерү чаралары белән, ким дигәндә, 2 литр сыешлы порошок яки хладонлы ут сүндергеч белән җиһазландырылырга тиеш.

Быелгы җәй бик коры килде. Янгын куркынычсызлыгы чараларын көчәйтү зарурлыгы артты. Шуңа күрә «Август Тюлячи» ҖЧҖ оешмасында кулланыла торган тракторларны һәм башка үзйөрешле машиналарны зур савытлы ике ут сүндергеч белән җиһазлаганнар.

 Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International