ЯҢАЛЫКЛАР


29
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның 6 сентябреннән 25 сентябренә кадәрге чорда, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2021 елның 2 сентябрендәге 01-05/222 номерлы боерыгы нигезендә Нурлат муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан «Хосусый зат» профилактика операциясе уздырылды.


28
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе урынбасары Мөнир Халиков Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Болгар шәһәре һәм Спас муниципаль районы бүлегендә гражданнарны кабул итте.


27
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2021 елның 2 сентябрендәге 01-05/222-пр номерлы боерыгы нигезендә Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы бүлеге тарафыннан «Хосусый зат» профилактика операциясе уздырылды.

2021 елның 24 сентябрендә ТР Питрәч районының «ДОСААФ» дәүләт берләшмәсендә Питрәч муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан А1 категориясе буенча мототранспорт чараларын йөртүче хокукына имтиханнар уздырылды.

Быелның 23 сентябрендә Лениногорск политехник көллиятендә АІ категориясендәге мототранспорт чараларын йөртүчеләр, шулай ук «С, D, E» категориясендәге булачак тракторчы-машинистлар арасында имтихан узды.

25 сентябрьдә ел саен уздырыла торган «Татарстанның чиста урманнары» табигать саклау акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе аппараты хезмәткәрләре, Казан шәһәре һәм Лаеш районы территориаль бүлекләре хезмәткәрләре белән берлектә, «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ Столбище кишәрлегендәге 84 нче квартал территориясендә урман фондын җыештыруда катнашты.


24
сентябрь, 2021 ел
җомга

2021 елга эш планы нигезендә, хокук бозуларны профилактикалау, үзйөрешле машиналар-тракторлар, юл-төзелеш техникасы, үзйөрешле машиналарга тагылмалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары санын киметү, шулай ук әлеге категориядәге транспорт чараларының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү нәтиҗәлелеген арттыру максатларында чаралар күрелә.

Чаралар планы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2021 елның 2  сентябрендәге № 01-05/222пр боерыгы нигезендә республикада «Хосусый зат» операциясе дәвам итә.

2021 елның 23 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы муниципаль районы бүлеге башлыгы Р.М. Мөхәммәтҗанов, 02.09.2021 ел, № 01-05/222-пр боерыкны үтәү йөзеннән, Баулы районында шартлы рәвештә «Хосусый зат» дип аталган рейд үткәрде.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигы нигезендә 28 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Болгар шәһәре һәм Спас муниципаль районы бүлегендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе урынбасары Мөнир Халиков гражданнарны шәхсән кабул итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International