Быелның 23 сентябрендә Лениногорск политехник көллиятендә АІ категориясендәге мототранспорт чараларын йөртүчеләр, шулай ук «С, D, E» категориясендәге булачак тракторчы-машинистлар арасында имтихан узды. Имтихан бирүчеләрнең машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү, машиналарны эксплуатацияләү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәре тикшерелде.
А1 категориясе буенча имтиханга 17 кандидат кертелде. Мототранспорт чараларын йөртүгә белем алган 16 кеше сынауны уңышлы тапшырды. Кар һәм сазлык өстеннән йөри торган STELS техникасында машина йөртү осталыгы һәм күнекмәләре тикшерелде.
Сынауга килгән 15 тракторчы-машинист арасыннан имтиханга 14се кертелде. 13 тракторчы-машинист имтиханны уңышлы тапшырды һәм тиешле категория буенча трактор йөртү күнекмәләрен күрсәтте.
2 курсант өчен кабат имтихан билгеләнде.
Якын арада имтихан нәтиҗәләре буенча курсантлар тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыкларын алачаклар.