2021 елга эш планы нигезендә, хокук бозуларны профилактикалау, үзйөрешле машиналар-тракторлар, юл-төзелеш техникасы, үзйөрешле машиналарга тагылмалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары санын киметү, шулай ук әлеге категориядәге транспорт чараларының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү нәтиҗәлелеген арттыру максатларында чаралар күрелә. 2021 елның 6 сентябреннән 25 сентябренә кадәр Бөгелмә районында «Хосусый зат» профилактика операциясе үткәрелә. Техниканы дәүләт теркәвенә алу, тракторчы-машинист таныклыклары, техник карау узу турында таныклыклар, ОСАГО полисы, дәүләт теркәү билгеләре булуы һәм аларның дөрес урнаштырылуы тикшерелә.
Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.